Татарстан Президенты юл-транспорт һәлакәтенең унөч корбаны буенча матәм көне игълан итте

2017 елның 2 июле, якшәмбе

Бу карар Зәй районында юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булу сәбәпле матәм көне  игълан итү уңаеннан кабул ителде.

Республиканың бөтен территориясендә дәүләт әләмнәре төшерелде. Телерадиокампанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын куймаска тәкъдим итәргә.

Министрлар Кабинеты  һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерли инде.

Пассажир автобусы һәм йөк машинасы катнашында булган фаҗига урынына төбәк хөкүмәте премьер-министры Алексей Песошин китте. Ул Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга тикшерү барышын контрольгә алуны йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International