14 августта «Донор көне» булачак. Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Айдар Галиев «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе территориясендә (үзәк керү юлы) иртәнге 9 дан Республика кан салу станциясенең мобиль кан әзерләү комплексы эшләячәген хәбәр итте.
20 июльдән 24 июльгә кадәр Казахстанның Астана шәһәрендә олы яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты булып узды. Татарстан спортчылары биш алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар
5 августта «Юл төзүчеләр» паркында Алексеевск районы башлыгы Кубогына мини-футбол буенча турнир старт алды.
Автоледи исеменә ел саен үткәрелә торган конкурста дүрт хатын-кыз катнашты. Ярышлар ике этапта узды. Беренчесендә кешелек дөньясының гүзәл затларына үзләренең практик белемнәрен автодромда күрсәтергә, сынауларга керүче элементларны үтәргә кирәк иде.
2017 елның 10 августыннан 13 енә кадәр Казанда “Баскет-холл” баскетбол спорт корылмасы базасында (Спартак урамы, 1) ир-ат җыелма командалары арасында баскетбол буенча халыкара иптәшләрчә турнир матчлары һәм күнегүләре үткәрү планлаштырыла.
Кыр эшләре – игеннәрне урып-җыю янгын чыгу ягыннан иң куркыныч чор булып тора
Бу якшәмбедә мәйданда balalaika Студиясе автосы призына автотавыш буенча ярышлар булып узачак.
2017 елның 7 августында район ветераннар советы рәисе Е.Макарихина һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мәдире Л.Белова тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Кызылъяр авылында туган, Алексеевск районының Алексеевск штб.да яшәүче Воробьева Евдокия Ильиничнаны 95 яшь тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.