Алексеевск районында иң яхшы автоледины ачыкладылар

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Автоледи исеменә ел саен үткәрелә торган конкурста дүрт хатын-кыз катнашты. Ярышлар ике этапта узды. Беренчесендә кешелек дөньясының гүзәл затларына үзләренең практик белемнәрен автодромда күрсәтергә, сынауларга керүче элементларны үтәргә кирәк иде.

Дулкынланулар, ни кызганыч,  бер генә катнашучыга да сынауларны хатасыз үтәргә мөмкинлек бирмәде. Беренче урын язмышы теорияне тикшергәндә хәл ителде. ДОСААФның компьютер сыйныфында катнашучылар имтихан билетларына җавап бирделәр.

Биредә барысын да Сахаровкадан Светлана Варфоломеева гаҗәпләндерде, ул ике минут та утыз биш секундта бер хатасыз барлык егерме сорауга да җавап бирде. Ләкин хәтта шундый таң калдыргыч нәтиҗә дә аңа беренче урынны алырга мөмкинлек бирмәде, чөнки мәйданчыкта ул гаражга кергәндә җитди хаталар ясады.

Җиңүче дип Мария Шигаева танылды. Ул автодромда ышанычлы йөрүен күрсәтте һәм сорауларга  җавап биргәндә нибары ике генә тапкыр ялгышты. Конкурста башка катнашучылар Ирина Фионина белән Наталья Зиновьеваның хаталары бераз күбрәк булды. Хәзер Мария безнең районны август уртасында конкурсның республика этабында тәкъдим итәчәк.

 Әлеге ярышларны үткәргән ЮХИДИ инспекторы Руслан Шакиров катнашучы хатын-кызларга  юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә күбрәк игътибар бирүләрен, ә конкурс триумфаторына  Казан ярышларында безнең районны лаеклы тәкъдим итүен теләде. Сүз уңаеннан әйткәндә, Мария Шигаева ярыйсы гына приз – туристик палатка алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International