Алексеевск районында мини-футбол буенча турнир булды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

5 августта «Юл төзүчеләр» паркында Алексеевск районы башлыгы Кубогына мини-футбол буенча турнир старт алды

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге методисты Рания Шәмсетдинова хәбәр иткәнчә, турнирга тугыз команда килгән, алар ике төркемчәгә бүленгән: жирәбә салу йомгаклары буенча  «А» төркемендә - «Алексеевскдорстрой», «Фаворит», «Лидер», Биләр, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Б” төркемендә «Родина», «Титан», «Моби», Юеш Көрнәле футолчылары уйнаган.

Турнир ачылу вакытында иң яхшы снайперга конкурс булып узган. Иң яхшы снайпер дип яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Виталий Белянин табылган. Ачылу матчында тамашачыларны бик каты көрәш көтеп торган, анда «Родина» һәм  «Моби» ничьяга (3:3) уйнаган.

Бу матчтан соң «Алексеевскдорстрой» футболчылары «Биләр»  командасы капкасына 17(!) җавапсыз туп керткәннәр. Якшәмбе көнне тагын өч матч булган. «Титан» яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә 0:12 исәбе белән җиңелгән. «Моби» футболчылары «Юеш Көрнәле» командасын 11:3 исәбе белән отканнар. «Фаворит» «Лидер»дан көчлерәк булып чыккан, аны 5:2 исәбе белән җиңгән.

Турнир 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Матчлар ял кәннәрендә: шимбә көннәрендә – көндезге 4 тән кичке 7 гә кадәр, якшәмбе көннәрендә көндезге 3 тән кичке 6 га кадәр «Юл төзүчеләр» паркында уйналачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International