Ай саен, районны төзекләндерү мониторингы үткәреп, без газета укучыларны районыбызда төзелеш программаларының гамәлгә ашу барышы белән таныштырабыз. Игътибарыгызга июль уртасына статистика тәкъдим итәбез.
Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын сайлап алу бәйгесенә йомгак ясалды. “4 нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учрежденисе – грант алучылар арасында.
Алексеевск штб.ның Көнчыгыш (1-31, 2-32 нче йортлар), Завод (1-29А,
2-30А йортлар), 8 Март (1-17, 2-28А йортлар), Г. Боровиков (1-25В, 2-32Б йортлар), Бутлеров (1-9, 2-2Б), Чапаев, Мәктәп тыкрыгы, Куйбышев (75-93А йортлар) урамнарында яшәүче сайлаучылар игътибарына.
Балаларның елмаюы һәм яңгыравыклы көлүе – “Кайгырту” приюты педагоглары өчен иң яхшы бүләк. Балаларның чираттагы бәйрәме булып узды. Алар бүген традицион рус халык уеннары белән таныштылар. Кызык әби халык уеннарының серләрен чиште. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
16 июльдә район Советының утырышлар залында Алексеевск муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы булачак. Башлана сәгать 9 да.
Татарстан Республикасы территориясендә (Казан шәһәрендә дә) 2018 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез яшен, җил кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан.
12 июльдә көндезге 12 нче яртыда Нурлат шәһәрендәге “Бим” радиосында Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Нурлат бүлеге начальнигы Татьяна Морозова катнашында туры эфир булачак.
Бала чакларында “Сәләт”кә килгән күп кенә сәлкешләр күптән инде үсеп җиттеләр, үз гаиләләрен булдырдылар һәм инде балаларын тәрбиялиләр. Ләкин өлкәннәр тормышы “Сәләт” тормышыннан аерылырга сәбәп түгел. Шуңа күрә күп кенә “Сәләт” ветераннары оешмалар белән элемтәдә торалар, ел саен Биләрдәге форумга үз балалары белән киләләр. Нәниләр өчен халыкара белем бирү форумы кысаларында “Бәләкәч” мәйданчыгы оештырылган.
2018 елның 10 июленнән 13 июленә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 нчы класс) булып кала.
«ТАТМЕДИА»АҖ призлары яңадан үзенең хуҗаларын көтә. 2018 елның икенче яртыеллыгына «ТАТМЕДИА»АҖ чыгара торган өч һәм аннан күбрәк басмага язылган һәркем безнең традицион акциядә катнашырга чакырыла.