Ялкын авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

2017 елның 18 августында   Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина  тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Алексеевск районының Ялкын авылы кешесе  Андреева Галина Михайловнаны  90 яшьлеге белән котлады һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.

Андреева Галина Михайловна 1927 елның 18 августында Татарстан АССРның Чистай шәһәрендә туа. Аларның гаиләсендә ике кыз була. Биредә 1946 елда 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Казан университетының география факультетына укырга керә, ләкин ел ярым укыгач, чиктән тыш хәерчелеге аркасында эшли башлый. 1950 елда Алексеевск РОНОсына эшкә урнаштыруларын сорап килә, аны баштан Масловка җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр, ләкин ул мәктәп бетерелгәч,  Войкино җидееллык мәктәбенә күчерәләр. Шулай итеп, гомер буе укытучы булып эшли. Тыл хезмәтчәне статусы бар. Сугыштан соңгы елларда  Бөек Ватан сугышында катнашкан Андреев Михаил Александровичка кияүгә чыга. Икәү бергә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Галина Михайловнаның   3 оныгы, 3 оныкчыгы, 1 оныгының оныгы бар. Хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International