“Сөембикә-ханбикә”

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Светлана Гатина 6-7 яшьлек мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән “Сөембикә -ханбикә” турында әңгәмә алып барган.
Шулар хакында безгә Светлана үзе сөйләде:
– Күргәзмә “Сөембикә-ханбикә”нең тууына 500 ел тулуга багышланды. Мин аның турында иң мөһим мәгълүматларны җыйдым һәм аны тасвирлаганчы балалар белән әңгәмә үткәрдем. Минем сөйләвемнән алар Сөембикәнең кем икәнлеген, нинди вакытта яшәгәнен, аның образын һәм җиде көн эчендә аның хөрмәтенә манара төзелүен белделәр. Шуннан соң балалар ханбикәнең сурәтен ясадылар, һәм шул рәсемнәрдән без балалар бакчасында күргәзмә оештырдык.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International