Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча үсентеләр өчен орлыкларны түләүсез тапшыру оештырылды. Авыл халкы үз участокларында суган, кишер һәм чөгендер үстерә алачак.
Орлыклар авыл җирлекләре башлыклары аша тапшырыла. Беренче чиратта аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, күп балалы гаиләләр, шулай ук актив авыл кешеләре ала.
Үстерелгән уңыш халыкның үз ихтыяҗлары өчен кала, ә артыгын алар Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенә арзан бәядән тапшыра яки авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә мөстәкыйль сата алачак.
Мондый практика бер үк вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итә һәм авыл халкына өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә.