Алексеевск аграр көллиятендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча акция узды.
Эшкә студентлар, ветераннар һәм ТИҮ вәкилләре кушылды. Уртак көч белән 150 килограмм парафин кулланып, 700гә якын шәм ясаганнар.
Окоп шәмнәре-гади, ләкин кыр шартларында бик кирәкле чара: алар җылылык, яктылык бирә һәм ризыкны җылытырга мөмкинлек бирә.
Акциядә катнашучыларның барысына да уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен, шулай ук Кәбиров Р.Р. га парафин сатып алуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт.