26-28 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә 1997-2000 елларда туган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Бу ярышта Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 18 командасыннан 160 ка якын кеше катнашты. Безнең Алексеевск көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясап, өч– беренче, ике икенче урынны алдылар.
Беренче урыннар түбәндәгечә бүленде: Тимур Латыйпов ( 57 кг авырлыкта), Илнар Закиров (62 кг авырлыкта), Диана Игнатьева (52 кг авырлыкта). Икенче урынны Алексей Абрамов (62 кг авырлыкта) һәм Андрон Абдуллин (68 кг авырлыкта) алды. Укучыларның тренер-укытучы Бари Сөләйманов белән уңышлы күнегүләре көрәшчеләребезгә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә булышалар. Котлыйбыз!