Гадәти булмаган түгәрәк

2017 елның 3 феврале, җомга

Биләрдә һәм Алексеевскида 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен картинг түгәрәге эшли. Укучылар өчен дәресләр  атнага ике тапкыр үткәрелә. АларныАлексеевскида балалар, яшүсмерләр туризмы һәм  экскурсияләр станциясеннән  Илдар Таҗиев һәм Биләр мәктәбендә Андрей Кузьмин алып бара. Хәзер дәресләрнең теоретик өлеше бара. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм автомобиль төзелешен өйрәнәләр. Дәресләр мәгариф бүлеге һәм балалар, яшүсмерләр туризмы һәм  экскурсияләр станциясе линиясе буенча оештырылган. Түгәрәкләрнең эшләү графигын Биләр мәктәбендә яки балалар, яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясендә  ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International