Роспотребнадзор хәбәр итә

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт контролен оештыру һәм тормышка ашыру өлкәсендәге законнарда үзгәрешләр үз көченә керде. Ул тикшерү үткәрүнең өстәмә шартларын күздә тота.

 Хәзерге вакытта продукциягә таләпләр Таможня берлегенең техник регламентларында билгеләнгән. Роспотребнадзор 21 техник регламентның үтәлешенә контрольлек итә, шул исәптән “Азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгы турында”; “Җиңел сәнәгать продукциясенең куркынычсызлыгы турында”; “Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында”; “Парфюмерия-косметик  продукциянең куркынычсызлыгы турында”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International