7 декабрьдә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең XI Слеты булды.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән «Форпост» яшьләр үзәге белән эшләү буенча белгеч Лилия Кашапова бүләкләнде. “Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен” аграр колледж студентларының куркынычсызлык хезмәте кураторы ШерстневаТатьяна Николаевна һәм балигь булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторМаннанов Илшат Габделвахит улы, аграр колледж студентларының куркынычсызлык хезмәте командиры Фомина Вероника «Форпост» республика үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.