Якшәмбе көннәрендә “Юл төзүчеләр” паркында яңа шугалак ачылды.
Ачылыш тантанасына, көн салкын булуга да карамастан, яшь спорт сөючеләр килде. Аларны әлеге вакыйга белән спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов, «Алексеевскдорстрой» директоры урынбасары Марат Саттаров котлады. Алар балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын һәм әлеге спорт мәйданчыгын саклауларын теләде.