2016 елның 10 декабрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы М.Солдатова, авыл җирлеге башлыгы Ф.Хәммәдиев тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны – Кыр Шунталысы авылы кешесе Гаязова Мәүлия Миңневәли кызын 90 яше белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, бүләк һәм азык-төлек җыелмалары, район башлыгыннан котлау открыткасы тапшырдылар.