Татарстана росреестры: арадашчылар хәйләсенә эләкмәгез!

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Хезмәтләр базарында гражданнарга күчемсез мөлкәткә милек хокукларын рәсмиләштерүдә булышырга тәкъдим итүче оешмалар пәйда булды.

“Эшмәкәр”ләр кармагына барыннан да элек яклаучысыз һәм тиз ышанучан кешеләр, мәгълүм булганча, пенсионерлар эләгә. Гаять зур штрафлар белән куркытылган әлеге кешеләрнең күбесе (ул штрафлар турында алар кайсыдыр оешмадан килгән хатлардан беләләр)  әлеге фирма офисына киләләр. Биредә аларга   күчемсез мөлкәткә милек хокукларын рәсмиләштерү хезмәтләре тәкъдим итәләр. Кайбер пенсионерлар килешәләр һәм шунда ук документларга кул куялар. Соңыннан ачыкланганча, шуның белән алар  ваклап түләү шарты белән бирелгән акчаны түләү буенча үз өсләренә финанс йөкләмәләре алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International