Әлфия Х
Шушы чәчәкләр утравына юлыккач, иң элек хәйран калып басып тордым. Нинди генә чәчәкләр юк биредә. Алар төрле биеклектә, төсләре турында әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел иде. Бик теләсәм дә, мин моны эшли алмас идем. Бар икән бит әле җәйнең чын гүзәллеген саклап торучы табигать яшереп калган урыннар. Чәчәкләрдән тирә-юньгә таралган хуш исләр тәнемә бәлзәм булып ягылды. Үземне бал диңгезендә коенгандай хис иттем. Түзмәдем, чәчәкләр арасына кереп тезләндем. Дөрес, алар мине тезләндерде. Бу минем чәчәкләргә, табигатькә күрсәткән хөрмәтем иде. Түзмәдем, кулларымны баш астыма куеп, чәчәкләргә күмелеп, җиргә яттым. Ниндидер бер сихри дөньядагыдай ләззәт тоеп, күзләремне йомдым. Менә шул вакыттан башланды инде гаҗәеп хәлләр. Озак та үтмәде, баш очымда тургай сайрый башлады. Әллә инде мине үзенең җырын тыңлаучы дип белеп, минем өчен сайравы булдымы? Әллә шаулап үскән иген кырлары өстендә очып, рәхәтләнеп күңел ачып ял иткәннән соң бу кырлар, басуларны сез, кешеләр, матурлыйсыз, сез булмасагыз, без дә шундый рәхәттә яшәмәс идек бит, дип, рәхмәт әйтүеме? Чәчәкләр арасында тын да алмыйча диярлек яттым. Нинди генә тавышлар юк. Юк, тавышлар түгел, һәрбер җан иясе үзенең көен көйли. Нинди генә көй юк монда. Бу көйләрне язып алып булса, аларны гомер буена да җырлап бетереп булмас иде. Я, Ходай, бу кадәрле матур көйләрне ничек отып бетергәннәр, диген?! Күпме шулай ятканмындыр, ниһаять, күзләремне ачтым. Ни күрим, тирә-ягымны санап бетергесез төрле җан ияләре уратып алган. Барысы да, мәш килеп, ашыга-ашыга оча, чәчәкләргә кунып ял итә, йөгерә. Шул арада тукталып, бер-берсе белән сөйләшепме, киңәшләшепме алалар. Аннары тагын очалар, йөгерәләр. Янымдагы чәчәкләрдә бал кортлары, чәчәктән-чәчәккә кунып, бал җыялар. Чәчәк эченә билләренә кадәр кереп чумалар. Аннан тырыша-тырмаша, муеннан чәчәк серкәсенә буялып чыгалар, аяк-куллары белән башларын, битләрен сөртенгәндәй итәләр. Нәкъ онга буялган тегермәнчеләр. Шулвакыт тукталып, күрәсеңме безне? дигәндәй, миңа карап алырга да онытмыйлар. Ирексездән елмаеп пышылдыйм: “Күрәм, күрәм”,– дим. Аңлыйлар бит. Шатланып, тагын да кызурак эшкә тотыналар.
Менә баш очымда гына бик күп вак черки бөтерелә. Алар шулкадәр тиз очалар ки, ничек бер-берсенә бәрелешмиләрдер? Үзләре гел минем баш очымда. Әллә миңа һөнәрләрен күрсәтәләрме икән? Гаҗәп...
Шулай онытылып ятканда беләгемне кемдер каты итеп тешләде. Карасам, озынборын икән. Ачуланып сугыйм дигән идем, ниндидер көч мине туктатып калды. Бу да бит җан иясе, үзенә күрә тамак туйдыруы. Ул да тикмәгә генә яратылмагандыр. Хәтта елмаеп ук куйдым. Яшә, озынборын, син дә моңа лаек бит.
Күзләрем ераккарак, зәңгәр күккә юнәлде. Күк йөзе диңгез кебек – ник бер болыт әсәре булсын. Җил юк, тыныч. Кояш үзенең шифалы нурларын бер дә кызганмыйча сибә. Күрәм, миннән ерак түгел ялгыз карлыгач, бер түбән төшеп, бер югары күтәрелеп, Кама елгасына таба очып китте. Югалганчы карап калдым. Нигә ул ялгыз, нигә алай оча ул? Әллә безнең якларга бик ераклардан килеп, үзенә иптәш табып, оя да кора алмаганмы? Я булмаса, оя корып чыгарган балаларын берәрсе харап иткәнме? Бәлки, шулайдыр да. Шушы кайгы-хәсрәткә түзә алмыйча, әллә җиргә ташланыйммы, дип очуы микән? Әллә суга батып үлим, дип, Камага таба очуымы? Юк шул, без аны белә алмыйбыз. Әгәр шулай булса, ул моннан китмәс инде. Аңа барыбер. Кыш җитүгә күзләрен мәңгегә йомар.
Озак та үтмәде, шул ук юлдан ялгыз кара карга үтеп китте. Ул да ялгыз иде. Шулай да бәргәләнеп очмый, канатларын салмак кына кагып очып үтте. Ул да нигә ялгыз икән?
(Ахыры. Башы газетабызның нче санында)
Шәүкәт абый Камаловның “Табигать һәм без” рубрикасы астында газетабызның 15 ноябрь санында басылып чыккан “Җәйнең бер көне” исемле мәкаләсенең ахырын тәкъдим итәбез.
Шундый уйларга чумып ятканда бер төркем чәүкәләр җиргә килеп төштеләр дә, ашыга-ашыга чирәм арасыннан нидер чүпләргә тотындылар. Ашыйсылары килгән, ачыкканнардыр инде. Төш вакыты бит. Сыйландылар-сыйландылар да, дәррәү күтәрелеп, очып та киттеләр. Мин дә, төш күреп уянгандай, торып утырдым. Бу, чыннан да, җәйге көннең бер төше иде.
2000 елның 3 июле. Сәгать көндезге 1 белән 3 арасы. Хуш, 2000 елның бер көнлек җәе. Сагынып сөйләргә генә кала. Ләкин нәрсә бу? Кем кулы йөртә җан иясен? Җәйнең бөтен матурлыгын, гүзәллеген җыйган чәчәкләр иленә кабат килдем һәм бу урынны танымадым. Үз-үземә ышанмыйча шул урында әйләнеп йөрдем. Минем хушымны алган матурлык танымаслык булып калган. Чәчәкләрнең сабаклары төрлесе-төрле якка егылган. Чәчәкләр урынында корыган агач ботаклары гына калган. Анда-санда гына чәчәккә охшаган, төсен югалткан чәчәк таҗлары күренгәли. Җыр сузучы җан ияләре дә күренми. Серкәгә баткан бал кортлары да кая китеп беткәннәрдер? Шулай да минем алдан сикерә-сикерә бер чикерткә бара, әйтерсең, күр бу вакытның никадәр көчле икәнен, дигән сыман, әйдә, минем арттан, ди.
Бик үпкәләп карап тордым: кемгә икәнен үзем дә белмим. Нишлисең, чәчәкләр үз гомерләрен яшәгәннәр инде. Барысы да булмаса да, киләчәк өчен үз бурычларын үтәгәннәр, нәселләрен калдырганнар. Ышандырып әйтергә була: киләсе җәйдә бу урында чәчәкләр кабат, тагын да матуррак, гүзәлрәк булып үсәрләр, безне тагын иркәләрләр, шатландырырлар. Хушыгыз, быелгы җәй, быелгы чәчәкләр! Сез инде мәңгегә киттегез. Чәчәкләр булыр, ләкин алар сез түгел инде.
Шул уйларымнан арынып, башымны күтәрсәм, алдымда ап-ак ике күбәләк очып йөри (җәй алар юк иде). Гаҗәпләндергәне шул: алар икесе бергә кулга-кул тотынышкан кебек, канат очларын тияр-тимәс итеп очалар. Ашыкмыйлар, ерак та китмиләр үзләре. Аларның шулай тотынышып очуларын исем китеп, бик озак карап тордым. Кемнәр алар? Әнисе белән кызымы, апалы-сеңеллеме яисә ике бертуган малаймы? Бәлки, ике дус кыздыр. Бәлки, кемнәрнеңдер җаннары теге дөньяда очрашып, фани дөньяга кайткандыр. Җан – мәңгелек, диләр бит. Ышану-ышанмау гына һәркемнең үз эше. Бу вакытта иген кыры сөрелгән, басуны буразналар бизи иде. Тургайлар да үз урыннарын күбәләкләргә калдырып киткәннәр. Күбәләкләр оча калдылар. Күзләремне алардан алдым. Басып торам. Тирә-ягымда таулар, болыннар, урманнар, елга-сулар. Баш өстемдә иксез-чиксез күк. Уйлап куйдым: менә табигатьнең шул җәннәтен күрергә, шунда яшәргә адәм баласына ничә ел гомер бирелгән. Җир яше белән чагыштырсак (миллион еллар), күз ачып йому гына икән ләбаса.
2000 елның 7 сентябре. Бу көн бар ягы белән дә 3 июль көненә охшаган иде. Сәгать 11 дән соң күк йөзендә ник бер болыт әсәре булсын. Кояш та бик нык кыздырды. Шулай да бу инде җәй уртасы түгел, башка көн иде. Табигатьтә ниндидер аңлатып булмый торган моңсулык, үзгәреш бар иде. Чәчәкләр юк. Алар булмагач, аларны иркәләүче җан ияләре дә юк. Басулар җырчысы тургай да җыр сузмый. Бу көн җәйнең үткәнен искә төшерә иде инде.