Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Красный восток” мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Красный восток” мәдәният йортында аерым балалар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

 2016 елның 8 декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Красный восток” мәдәният йортында “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр һәм мәдәният йорты артистлары тарафыннан аерым балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Балалар, әниләр, әтиләр күңелле җырларны, дәртле биюләрне һәм кызыклы уеннарны бик мавыгып тыңладылар һәм карадылар. Балалар бердәм рәвештә  табышмакларга җаваплар таптылар, табышмакларга җаваплар табуга хәтта ата-аналар да бик теләп кушылдылар һәм күпмедер вакытка үзләрен балалар дип хис иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International