Хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Алексеевскиның күп фатирлы өйләренең берсендә яшәүчеләр  төзелеш һәм коммуналь хезмәтләргә планнан тыш ремонт ясаганнары өчен рәхмәт әйтәләр.

 – Мин торак милекчеләре ширкәте рәисе булып 2004 елдан бирле эшлим. Минем карамакта  күп фатирлы уналты өй, бөтен өйдә капиталь ремонт ясалды. Бу елның октябрендә янга калдырылган акчага Ленин урамындагы 62 нче өйне сайдинг белән тышладылар һәм подъездын ремонтладылар.

 Без, әлеге өйдә яшәүчеләр, А.Н. Абакумовка һәм И.Н. Сәйдәшевка, шулай ук П.В. Колоколовка һәм Н.А. Богатовка рәхмәт әйтәбез, – ди торак милекчеләре ширкәте рәисе Людмила Вавилова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International