Кош гриппы, куркыныч саклана

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Йорт кошларына вакцина ясау буенча  күрелә торган чараларга да карамастан, вирус яңа территорияләрне үзләштерүен дәвам иттерә.

 

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, ветеринария кагыйдәләрен кулланып, түбәндәге чараларны гамәлгә ашырырга кирәк:

– йорт кошлары авырып киткәндә беренче чиратта шәһәр яки район дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә;

– бөтен кошчылык хуҗалыгын ачык типтагы эш режимына күчерүгә контрольне көчәйтергә;

 – кошларны аерым асрауны тәэмин итүче ветеринария-санитария саклавы системасы булмаган гражданнарның шәхси хуҗалыкларында асрала торган кош-кортларны саклауга юнәлдерелгән чаралар күрергә; аларның синатроп (гел кеше янында тулганучы) һәм кыргый кошлар белән контактка керүләренә юл куймаска;

 – ветеринария-теркәп җибәрә торган документлары булмаган исән кош-кортларны сатып алмаска.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International