Матди ярдәм алган район кешеләре район башлыгы Владимир Козонковка һәм район предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт әйтәләр.
Узган ике атнада шундый ярдәмне район инвалидларының җәмәгать оешмасы һәм 205 гаилә алды.
1 декабрьдән 10 ына кадәр уза торган инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән алексеевскилыларга ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов 170 Яңа ел пакетына акча бирде.