2016 елның 3 декабрендә Алексеевск районында VIII Спартакиада кысаларында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында волейбол буенча ярышлар булып узды.

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Быел җиде команда катнашты, бу – узган елдагыдан алтыга кимрәк. Ярышлар бер үк вакытта Алексеевск районының ике залында: 1 нче Алексеевск урта мәктәбе базасында һәм 1 нче Спорт комплексында узды. Спортчылар ипле уйнадылар, тупны бер-берсенә оста һәм җайлы итеп  тапшырдылар.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә  бүленде:

1 нче урында – 2 нче Алексеевск урта мәктәбе;

2 нче урында  – Биләр урта мәктәбе;

3 нче урында  –“Шәхси эшмәкәр”;

4 нче урында  –  «Алексеевскдорстрой» ААҖ;

5 нче урында  – Зур Полянка урта мәктәбе;

6  нчы урында – Юеш Көрнәле урта мәктәбе;

7  нче урында – «Алексеевск керамикасы»ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International