Без Алексеевск спорт мәктәбе методисты Әнис Даутовтан ГТО турында җентекләбрәк сөйләвен сорадык.
2016 елдан башлап, ГТО комплексы нәтиҗәләре вузга кергәндә исәпкә алына (БДИга 5 тән 10 баллга кадәр). “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – ил халкын физик тәрбияләүнең программм һәм норматив нигезе, ул массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга юнәлдерелгән. Аның физик әзерлек һәм патриотик тәрбия өчен файдалы булачагы белән беркем дә бәхәсләшмәячәк, ләкин, моны ничек гамәлгә ашырырга? дигән сорау килеп туа.