31 марттан 5 апрельгә кадәр Саратовта 17 яшькә кадәрге спортчылар арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге булып узды. Турнирда илнең 26 төбәгеннән 160 иң көчле уенчы катнашты-көндәшлек җитди, көрәш киеренке.
Татарстан җыелма командасы составында Алексеевск районы данын Ризван Вәлиев һәм Вилдан Вәлиуллин яклады.
Ризван Вәлиев бик яхшы нәтиҗә күрсәтте-шәхси зачетта бронза медаль яулады!
Команда ярышлары да җыелма командага бронза медаль китерде.
"Турнирга әзерлек бик катлаулы булды, ләкин нәкъ менә ул миңа бу нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте", — дип билгеләде Ризван.
Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз! Шулай тотарга