Алия Сигбатуллина: Татарстан бер адым алда бара
Кемнәр алар аграрийлар? Болар авыл хуҗалыгы өлкәсендә булачак белгечләр генә түгел. Болар – Россиянең агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен бөтен көчләрен һәм энергияләрен куярга әзер торучы актив, инициативалы, талантлы яшьләр.
Ростов өлкәсенең "Спутник" лагерендә 30 августтан 4 сентябрьгә кадәр узган “Ростов-2016” яшьләр форумының “Яшь аграрийлар” Бөтенроссия сменасы нәкъ менә шундый егетләрне һәм кызларны каршылады. Сменада Россиянең 60 субъектыннан 500 гә якын кеше катнашты. Татарстаннан ун кеше – Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе активистлары барды. Татарстан делегациясе составын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җибәрде. Алар арасында якташыбыз, яшь агрохимик Алия Сигбатуллина да бар иде. Без аңардан форум турында фикерләре белән уртаклашуын сорадык:
– Сменада катнашучылар авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән барлык иске фикерләрне һәм стереотипларны җимереп ташладылар. Алар игенчелек, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү мавыктыргыч, перспективалы һәм файдалы гына түгел, ә бәлки авыл хуҗалыгы ул динамикалы һәм иң тиз үсүче, даими төстә инновацион карарлар белән тулыланып торучы тармак, – дип сөйләде Ростов форумында катнашучыбыз.– Биш белем бирү көнендә безне интерактив лекцияләр, стратегик семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм авыл хуҗалыгы тармагы профессионалларының тренинглары көтеп торды. Форум территориясендә төрле-төрле күргәзмәләр эшләде, аларда авыл хуҗалыгын һәм аграр сәнәгатьне үстерергә булышучы инновацияләр һәм заманча технологияләр күрсәтелде. Шулай ук форумда катнашучылар белән белемнәрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашырга килгән яшь фермерларның авыл хуҗалыгы продукциясен дә татып карадылар.
Форумда катнашучылар илнең берничә әйдәп баручы агросәнәгать предприятиесенең эшчәнлеге белән таныштылар, файдалы контактлар булдырдылар һәм хәтта предприятиеләргә экскурсияләр һәм стажировкалар үтү турында да сөйләштеләр.
Яшьләрнең авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль яктан әһәмиятле инициативаларын эзләү һәм яклау, яшьләрне авылның социаль-икътисадый үсеш программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү, яшь авыл хуҗалыгы тармагы профессионаллары берлеген булдыру сменаның төп бурычларыннан берсе булып торды. Монда шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда күптәннән инде форумда тәкъдим ителгән күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла. “Проектлар конвейеры” грант конкурсы йомгаклары буенча балалар һәм яшьләргә һөнәри ориентация бирүгә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән республика аграр яшьләр берләшмәсенең “Агрокласс” проекты 200000 сумлык грант отты.
Шушы биш көн эчендә без Россиянең 60 төбәгеннән килгән фикердәшләр белән таныштык, иң яхшы экспертлардан яңа белемнәр алдык, дус командага әйләндек. Хәзер инде алган мәгълүматларны файдаланасы, үз проектларыңны, хыялларыңны гамәлгә ашырасы, эшлисе һәм җиңәсе генә кала.
Аңлашыла ки, форумны үткәргәннән соң эш төгәлләнми әле, катнашучыларның барысының да йомгаклау документын – “Ростов-2016” Көньяк федераль округы яшьләр форумының “Яшь аграрийлар” Бөтенроссия сменасы Резолюциясен әзерләү буенча үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бар, ул илнең барлык профильле оешмаларына һәм ведомстволарына җибәреләчәк.