Кырда ук авыл хезмәтчәннәре өчен агитбригада оештырылды. Кыска музыкаль пауза механизаторларга киеренке эштән арынырга һәм сменаны дәвам итәр алдыннан көчләрен кайтарырга мөмкинлек бирде.
«Аграрийларның шактый җаваплы чоры булуын аңлыйбыз. Аларның бераз ял итү һәм яхшы кәеф алу мөмкинлеге булуы мөһим», - дип билгеләделәр район хакимиятендә.
Бераз ял итеп алганнан соң, эшләр дәвам итте. Дым каплау — киләчәк уңыш өчен төп этапларның берсе-график буенча бара, темпны киметмиләр. Һәр аяз көн максималь нәтиҗәле файдаланыла.