Бүләкләү тантанасы Казан ратушасының Колонналар залында узды. «Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында «Үзәк»ТИҮ җиңүче булды.
Уңышның нигезендә-системалы эш һәм халыкның актив гражданлык позициясе. Аларның инициативалары нәтиҗәсендә территориядә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм уңайлылыгын арттыра торган мөһим проектлар гамәлгә ашырылды инде.
Грант акчалары территорияне алга таба үстерүгә һәм яңа иҗтимагый башлангычларны тормышка ашыруга юнәлтелә.
Район хакимиятендә ТИҮ активистларын лаеклы җиңүләре белән котладылар һәм яңа уңышлы проектлар һәм муниципалитет иминлегенә изге эшләр теләделәр.