Алексеевск муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе элек «Аукционнар һәм конкурслар» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе булып эшләгән Марат Рафаэль улы Гайсин расланды.
Алексеевск муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Бочкарёва Ләйсән Наил кызы билгеләнде.
«Алексеевск» халык предприятиесе директоры итеп Исламгәрәев Минзөфәр Сәетгәрәй улы билгеләнде.