Ана капиталы акчасыннан бер тапкыр бирелә торган 25000 сум акчаны түләүгә гаризалар кабул итү дәвам итә

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

 2016 елның 1 июленнән ана капиталы акчасыннан бер тапкыр түләү турында гаризаны электрон рәвештә гражданинның Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша бирергә мөмкин.

Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Анда ана капиталы сертификатының сериясе һәм саны, исәп-хисап реквизитлары күрсәтелә, бу реквизитларга 25000 сум акча ике ай эчендә бер тапкыр түләү белән күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International