Районда беренче кыр эшләре кыза бара

2026 елның 18 апреле, шимбә

Беренчеләрдән булып эшкә Хәмитов Р.М. крестьян-фермер хуҗалыгында керештеләр. 600 гектар мәйданда монда минераль ашламалар кертәләр. Параллель рәвештә механизаторлар 400 гектарда дым каплыйлар — бу туфракта язгы дымны саклап калу өчен мөһим этап.

«Алга» ҖЧҖендә дә көзге культураларны тукландыру башланды. Эшләр заманча техниканы кулланып оператив режимда бара: хуҗалык планы-400 гектар.

Язгы кампания көчәя бара. Авыл хуҗалыгы идарәсендә барлык этапларны оптималь агротехник срокларда сыйфатлы үткәрү киләчәк уңышка турыдан-туры йогынты ясавын ассызыклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International