Берләштерүче бәйрәм «Чишмәле җәннәт» яктысы

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Владимир Козонков сүзләренчә, Биләр ул аерым бер тарихка ия. Ул халыкларны, аларның динен, рухи ихтыяҗларын,   тынычлык һәм иминлеккә ышанычларын берләштерә.
Нәкъ менә шуны Татарстан мөселманнарының баш мөфтие Камил Сәмигуллин да раслады:
– Кеше һәлакәткә очрап аңа кан кирәккәндә татар яки рус, чуаш каны кирәк, дип тикшереп тормыйлар бит, канның төркеменә карыйлар. Бу без – туганнар һәм бер йортта яшибез дигән сүз. Бары тик фатирларыбыз гына башка.
Мөфти артыннан алексеевскилылар хөрмәт иткән Павел атакай да бәйрәмгә җыелучыларга вәгазь сөйләде.
Чыгышларны озак еллар республиканың югары структураларында – дәүләт хезмәтләрендә эшләгән танылган якташыбыз Валентина Липужина төгәлләде. Алексеевск якташлык җәмгыяте рәисе бөтен кешегә тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International