Президент визиты «Фәнсар» тагын шаккатырды

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

 Президент беренче чиратта ел әйләнәсе эшли, хәзер анда республикадан 80 бала ял итә торган “Фәнсар” балалар лагерен карады. Якташыбыз, анда өлкән пионервожатый булып эшләүче Диләрә Халитова сөйләгәнчә, бу лагерьда балаларга күңелсезләнеп утырырга вакыт юк:
–Балаларыбызның программасы бик бай эчтәлекле. Без биредә июль башланганнан бирле яшибез, безнең һәр көнебез төрле иҗади чаралар, белем бирү мастер-класслары, спорт уеннары белән тулган.
 Моңа Рөстәм Нургали улы, лагерь территориясендә күчмә экологик лаборатория һәм экопатрульне күреп, үзе дә ышанды: балалар зур булмаган беспилотник ярдәмендә һавадан Чирмешән елгасы үзәнен тикшерә иделәр. Татарстан лидерына шулай ук робот техникасы, электр энергиясе буенча берничә проект һәм хәтта татар телендә мультсериал да күрсәтелде. Кунак үз күзләре белән быел пәйда булган бассейнны да күрде. Анда рус география җәмгыяте водолазлары балаларны су астында йөзү нигезләренә өйрәтә иделәр. “Фәнсар”да булу спорт мәйданчыгын карау белән тәмамланды, бу вакытта анда гадәти булмаган футбол матчы бара иде: футболчылар, тамашачыларны сөендереп, махсус формада ясалма газон буенча зур туп куып йөрделәр.
Шуннан соң электромобильләрдә Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Владимир Козонков белән Татарстаннан, Россиянең дистәләгән төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән биш меңнән артык бала яши торган палата лагерена юл тоттылар. Биредә кунаклар шулай ук өйрәтүче мәйданчыкта булдылар, чатырларның берсендә яшьләр белән очрашу үткәрелде, республика башлыгы анда 8000 бала ял итә алсын өчен “Сәләт”нең икенче сменасын оештыру идеясен хуплады:
– Борынгы Биләр җирендә сезнең белән кабат очрашуыбызга мин бик шатмын, – дип сәламләде Рөстәм Нургали улы. – Бу территорияне саклаганыгыз өчен зур рәхмәт. Елдан-ел бу җирнең матураюын күрәбез. Былтыр “Фәнсар”да мунча төзеп куйгансыз, бассейн бар. Бу – изге урын. Биредә кешеләре дә изге. Шуңа күрә мин республикада шундый шартлар тудырылуга шатмын. “Сәләт”тә алган тәэсирләр бирегә килүчеләрнең барысының да йөрәкләрендә озак сакланачак. Монда телебезне өйрәнү өчен мөмкинлекләр күп. Ә хәзерге заман технологияләре аларны башка илләр кешеләренә җиткерергә булыша. Татарстаныбызның киләчәге сезгә бәйле. Әгәр сез яшь вакытта укымасагыз, аннары уку авыр булачак. Яшь чакларда алган белем тормышта бик тә кирәк булачак.
Традиция буенча Президент чыгыш ясаганнан соң берничә мең бала күп кеше катнашындагы биюдә катнашты, ул быел матур тамаша белән бергә алып барылды: балалар, Татарстан һәм Россия әләмнәрен селки-селки югарыга төрле төстәге элмә такталар күтәрделәр. Ипле хәрәкәтләр һәм яшьләрдән чыккан энергетика кунакны битараф калдырмады, ул яшь буын белән бер мәгълүмат дулкынында булып, чарадан видео һәм фоторәсемнәрне социаль челтәрләргә кую мөмкинлеген кулдан ычкындырмады.
“Сәләт” күп кенә балалар өчен үзләренең иҗат потенциалларын гамәлгә ашыру урынына әйләнә бара. Форумда катнашучыларның берсе – Саба районының Икшүрмә авылыннан килгән Зөһрә Миңнебаева өчен бу – менә дигән үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге. Аның белән без ул Казан рәссамы Юлия Галиәкбәрованың майлы рәсем сәнгате буенча мастер-классын көткән арада сөйләшеп алдык.
– Мин монда беренче тапкыр һәм мондый күләмле вакыйгага таң калдым, – дип соклануын яшерә алмый Зөһрә. – Без биредә төрле яктан үсәбез, көндәшлеккә өйрәнәбез, әлбәттә инде, аралашабыз һәм яңа танышлар табабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International