Бистә мэры Александр Харитонов сүзләренә караганда, бу эш атна саен алып барыла. Даими төстә бюджет учреждениеләре, предприятиеләр, оешмалар, сәүдә объектлары коллективлары катнашында үткәрелә торган шимбә өмәләре, шулай ук шәхси һәм күп фатирда яшәүче кешеләрнең аңлылыгы һәм активлыгы аркасында Алексеевскиның күп өлеше чүп-чардан арындырылган.