Проектның максаты – яшьләрнең хәзерге заман иҗтимагый-сәяси процесслар белән кызыксынуын арттыру. “Сәяси завод-2014 ” сәяси эшчәнлектә карьера өлкәсендә әйбәт мөмкинлекләр ача. Чарада актив тормыш позицияле, үзләрен күрсәтергә һәм кыю идеяләрен гамәлгә ашырырга әзер торучы яшьләр катнашты. Теркәү йомгаклары буенча форум эшендә 277 кандидат, шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонков, “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ксения Владимирова, җирле сәяси совет әгъзалары, районның хәрби-патриотик клубы катнашучылары, район мәктәпләре укучылары, аграр колледж студентлары, Бердәм Россия әгъзалары һәм яшьгвардиячеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Район башлыгы Владимир Козонков, форумны ачып, болай диде: “ Бу ел республиканың барлык кешеләре өчен дә бик җаваплы, чөнки 14 сентябрьдә кешеләр, үз тавышларын биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советын сайлаячаклар. Бүген дә районның барлык яшьләре өчен бик җаваплы көн – сезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасына Алексеевск районы вәкилен сайларга кирәк булачак. Сезнең әлеге чарага җитди каравыгызга мин бик шатмын – тулы зал шул хакта сөйли. Бүген без катнашучыларыбыз проектларын тәкъдим итүләрне күрәбез. Сезгә сайлау җиңел булмаячак, чөнки барлык кандидатларның да районны лаеклы тәкъдим итә алачакларына иманым камил. Без сезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Исегездә булса, иҗат өчен чикләр юк. Нәрсә ниятләсәгез дә, нәрсә эшләргә теләсәгез дә, без сезгә бөтен чаралар белән булышачакбыз” .
Форумны үткәрү кысаларында һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан районның хәрби-патриотик клублары залда утыручыларны үз эшләре белән таныштырдылар. Шуннан соң сәяси советның җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Николай Чурин “Родина”, “Юнармеец-2”,“Каскад” хәрби-патриотик клублары һәм “Звезда” хәрби-тарихи клуб җитәкчеләренә сертификатлар тапшырды. Шулай ук партиянең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Валентина Увакина Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Обрезкова Светлананы “Дөньяның бөтен бизәкләре” (“Все краски мира”) республика проектында катнашканы һәм дуслыкны, тынычлыкны һәм халыклар арасында килешүне яклавы өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Проектта алты кандидат катнашты. Болар – Климов Сергей, Мускаева Алсинә, Вәлиуллин Раил, Кашапова Лилия, Вангаев Алексей һәм Климова Марина. Катнашучыларның һәркайсы 10 минут дәвамында үз программасын тәкъдим итте, башкарган эше, мөмкинлекләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
Чыгышлар тәмамланганнан соң яшерен тавыш бирү үткәрелде, хисап комиссиясе тавышлар санын санады һәм тавыш бирү нәтиҗәләре турында игълан итте. Санау йомгаклары буенча 83 тавыш җыеп, Алсинә Мускаева Алексеевск районындагы “Сәяси завод-2014” проектының җиңүчесе булды. Форумда катнашучылар һәм чакырылган кунаклар Алсинәне котладылар, аңа нәтиҗәле һәм уңышлы эшләвен теләделәр. Форумда катнашучыларның барысы да – “Сәяси завод-2014 ” республика иҗтимагый-сәяси яшьләр форумының район этабында катнашучылар сертификатлары, ә җиңүче җиңүче сертификаты алды.
Ксения Владимирова форумда катнашучыларны котлап, “Алексеевск районында бик ярдәмчел һәм игелекле яшьләр яши, – дип билгеләп үтте. – Форумда катнашучыларның барысы да бүген искиткеч программа күрсәттеләр, алар, мин ышанам, гамәлгә ашарлар”. Аннары ул “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Алексеевск штабы начальнигы Сөләйманов Рифкатка һәм Яшь Гвардия активисты Никашов Яковка “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Татарстан төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хатын тапшырды