“Кайгырту” – экскурсиядә

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Балалар, безгә приют тәрбиячесе Елена Баландова сөйләгәнчә, Татарстан Республикасы Алексеевск районындагы патруль-пост хезмәте биналарын зур кызыксыну белән караганнар һәм диспетчер эше белән танышканнар. Махсус техника тәрбияләнүчеләрдә аеруча зур тәэсирләр калдырган, алар аны баштан игътибар белән җентекләп караганнар, ә аннары коткару автомобиленең кабинасына – рульгә һәм сугышчан расчетның урынына утырып караганнар. Моннан тыш, донкрат белән эшләү принцибын практикада белгәннәр һәм гидравлик кайчыны кулларына тотып торганнар. Аларга шулай ук төрледән-төрле противогазлар, гомумгаскәр костюмын һәм аптечка да күрсәткәннәр.


– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларының берсенең сөйләвен дикъкать белән тыңлап һәм бик мавыгып кешеләрне коткару өчен кулланыла торган җиһазларны карап, – ди Елена Борисовна, – балалар соклануларын яшерә алмадылар. Аларның күбесе, гәрчә аларга киләчәк һөнәрләре турында сөйләргә иртәрәк булса да, коткаручы булырга карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International