1 апрель – Көлке көне

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Ләкин менә ни өчен бу көннең нәкъ менә 1 апрельгә туры килүен төгәл генә беркем дә әйтеп бирә алмый. Шушы уңайдан берничә фараз яшәп килә. Берәүләр әлеге бәйрәм борынгы Римда, февраль урталарында (бер дә апрель башында түгел) Тилеләр бәйрәме бәйрәм ителгәндә барлыкка килгән, диләр. Икенчеләр бәйрәмнең тууын 31 мартта шаяру көнен билгеләп үткән борынгы Һиндстанга күчерәләр. 1 апрельдә борынгы дөньяда ирландлылар гына шаярткан, анысы да Яңа ел хөрмәтенә. Тагын бер фараз  бар, аның буенча бу бәйрәм белән без неаполитан короле Монтерейга бурычлы. Аңа җир тетрәү тукталу уңаеннан бәйрәм итү хөрмәтенә гаҗәеп балык алып килгәннәр. Повар аннан бик тәмле ризык әзерләгән. Бер елдан соң патша нәкъ шундый ук балык алып килүләрен таләп иткән. Андыйны тапмаганнар, ләкин повар беренчене хәтерләтүче икенче балык әзерләгән. Король башка балык китергәннәрен аңласа да, ачуланмаган, хәтта көлеп җибәргән. Шул вакыттан бирле беренче апрель шаяртуы гадәткә кереп калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International