Узган шимбәдә 3нче Алексеевск урта мәктәбендә Герман Боровиков исемен йөртүче мәктәпнең 15 еллыгын билгеләп үттеләр.

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

“Исәнмесез, балалар! Әйе-әйе, безнең өчен сез һаман да балалар әле...” – дәрескә чакырып яңгыраган символик кыңгыраудан соң бәйрәм чарасын шундый сүзләр белән  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Боровикова ачып җибәрде, ул шуның белән һәркемне мәктәп елларына алып кайтты. Ә “балалар”, каникуллардан соң сыйныфта еш булганча, алгы рәтләрдә хәзерге укучылар әзерләгән концертны карадылар һәм тыңладылар, ә арттагы рәтләрдә һәркем, берсеннән-берсе уздырып, партадашына алар күрешкәнче ниләр булуы турында сөйләргә ашыкты. Шуның өчен дә актлар залы гөрләп торды, әгәр микрофоннар булмаса, артистларны ишетеп тә булмас иде.

 Ә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров һәм мәктәп директоры Олег Фомин  мәктәп ачылганнан алып биредә эшләгән укытучыларны Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкли башлагач, тавышлар тынып калды. Монда  инде һәр сыйныф үзенең яраткан укытучысын ашкынып сәламләде. Физкультура укытучысы Андрей Крашенинниковның исеме аерым бер хис-тойгылар уятты. Бу гаҗәп тә түгел, “физ-ра” һәрчак күпчелек укучыларның иң яраткан фәне булды. Әлеге мәктәптә районда беренче иркен спортзал булуны исәпкә алсак, дәресләр биредә һәрвакыт җанлы үтә иде. Моннан күп кенә баскетбол буенча республика ярышлары җиңүчеләре чыкты, Универсиада-2013нең көмеш призеры Җәлил Сөләйманов та биредә  шөгыльләнде. Хәзер исә бу бадминтонны үстерү үзәге һәм анда яңа чемпионнар үсә.

 Спортчыларны гына түгел, ә җәмәгать эшлеклеләрен һәм уку отличникларын да зурладылар. Сәхнәгә “Веселые утята” КВН командасы әгъзаларын чакырдылар, анда заман КВНчылары кара әрҗәдән легендар кызыл ыштаннар тартып чыгарып, кызыклы үткәннәре турында искә төшерделәр. Заманында егетләр шул ыштаннарны киеп чыгыш ясый торган булганнар, шуның белән башка коллективлардан аерылып та торганнар. Мәктәп фоторәсемнәреннән берсен-берсе танып, рәхәтләнеп көлешә-көлешә, видеоальбом караганда күңелләре тагын да күтәрелде аларның.

 Мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре белән төрле елларда аны тәмамлаган Александр Харитонов, Людмила Лисина, Раил Минаков, Тимур Кутуев, Евгения Белова, Алиса Кулева, Екатерина Коротиналар чыгыш ясады. Алар барысы да педагогларга олы тормыш юлына чыгарганнары өчен рәхмәт әйттеләр.

 Залда утыручылар 15 елда мәктәптән 39 медалист чыгуын, өч грант отылуын, аның нәтиҗәләре буенча укыту-тәрбия процессы өчен җиһазлар сатып алынуын белделәр. Шул еллар дәвамында мәктәп традицияләренә иганәчеләр ярдәм иттеләр, алар адресына юбилей кичәсендә гаять зур рәхмәт сүзләре яңгырады. Болар – Гөлнур  Сафина, Алексей Демидов, Фәнис Батдалов, Николай Леденцов, Фоат Вәлиев, Юрий Кунаев, Рамил Әхмәтҗанов. 

Бу кичтә арабыздан бик иртә киткән кешеләр – Герман Боровиковны,  аның аркасында төзелгән мәктәп һәм шул мәктәпнең беренче директоры, коллективны  унике елдан артыграк җитәкләгән Илдар Мостафинны үтә бер җылылык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International