Өч призлы урын алдылар

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

Безгә тренер Геннадий Типясев сөйләгәнчә, ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, шул исәптән башкаланың үзеннән дә теннисчылар катнашкан. Барлык көч сынашулар йомгаклары буенча түбәнкамалылар призлы урыннарсыз калган, ярчаллылылар бер өченче урын алган, Казан спортчылары исә бер беренче урынны яулаган, аның каравы ярышларның хуҗалары арасында призерлар күп булып чыккан. Бу юлы безнең егетләр дә сынатмаган: Станислав Фомин 2000 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән; 1999 елда туган Алсу Йосыпова 1997 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көмеш призга ия булса, 1998 елда туган Виктория Ульянко исә 1997 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында ”бронза” яулаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International