Татарстанда БДИны үткәрү расписаниесе

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Татарстан укучылары 2014 елда БДИны срогыннан элек 21 апрельдән 8 майга кадәр тапшырачаклар, төп БДИны тапшыру 26 майдан 19 июньгә кадәр планлаштырылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.

Россия мәгариф күзәтчелеге 2014 елда имтиханнарны үткәрү расписаниесенең проектын әзерләде. БДИ тапшыруга гаризаны бу елның 1 мартына кадәр язарга мөмкин. 15 февральгә кадәр илнең барлык вузлары ел саен кабул итү кагыйдәләрен, һәр әзерлек юнәлеше (белгечлек) буенча гомуми фәннәрдән керү сынаулары исемлеген бастырып чыгарырга тиешләр, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

 

 

Срогыннан элек тапшыру:

21 апрельдә – рус теле;

24 апрельдәчит телләр, география, химия,  тарих;

28 апрельдә – математика;

5 майда – информатика, биология, җәмгыять белеме, әдәбият, физика;

8 майдабарлык фәннәр буенча резерв.

 

Төп сроклар:

26 майда – география, әдәбият;

29 майда – рус теле;

2 июньдә чит телләр, физика;

5 июньдә – математика;

9 июньдә – информатика, биология,  тарих;

11 июньдәҗәмгыять белеме, химия;

16 -19 июньнәрдәигътибарга алырлык сәбәпләр аркасында имтиханнарын тапшырмаган БДИда катнашучылар өчен резерв көннәр.

 

Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар өчен башлангыч  һөнәри белем һәм махсус  һөнәри белем бирү, чит илләрдә белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган, ә төп срокларда катнашу мөмкинлекләре булмаганнар өчен 5 июльгә кадәр БДИда катнашу өчен РЦМКОга (Боевая урамы, 13) гариза бирү мөмкинлеге каралган. Алар өчен БДИны өстәмә тапшыру сроклары 7-16 июльдә билгеләнде.  

Исегезгә төшерәбез: 2014 елда мәктәпне тәмамлаучылар ике мәҗбүри фәннәр – рус теле һәм математикадан сынау бирәчәкләр. Бер фәнне үзең  сайлап ала алачаксың. 12 фәннән сайлап алырга туры киләчәк. Болар – физика, биология, химия, информатика һәм ИКТ (мәгълүмати-коммуникатив технологияләр), тарих, география, инглиз, немец, француз, испан телләре, җәмгыять белеме һәм әдәбият.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International