Бушлай юридик ярдәм көне

2014 елның 21 марты, җомга

21 мартта “Бердәм Россия” партиясе Алексеевск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә теләге булган бөтен кешеләр бушлай юридик ярдәм алдылар. Гражданнарны кабул итү “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән оештырылган иде. Нотариус Лариса Орещенкова, шулай ук Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Алексеевскидагы филиалы адвокатлары Игорь Ткаченко һәм прокурор урынбасары Денис Мәрдәншин кабул итте.

Кабул итүдә районның 7 кешесе булды, күчемсез милек объектларына милек хокукы, васыятьнамәне тутыру  тәртибе, озак вакытлар дәвамында хезмәт хакын түләмәү һәм эштән киткәндә компенсация бирү төп мәсьәләләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International