Семинар башланыр алдыннан кунаклар өчен колледжның төп бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, анда заманча җиһазлар, лабораторияләр, компьютер сыйныфлары һәм музей күрсәтелде. Шуннан соң 23 яшь укытучы семинарның гамәли өлешенә кереште.
Анда мастер-класста катнаштылар, аны “Информатика дәресләрендә укучыларга гомуми һәм һөнәри компетенцияләрне үзләштерү өчен укыту-производство процессында инновацион технологияләрдән файдалану” темасына беренче квалификация категорияле информатика һәм математика укытучысы Р.С.Гайнетдинова үткәрде.
Шуннан соң тереклек эшчәнлеге нигезләре укытучысы-оештыручы Альберт Сафин җыелучыларга “Патриотизм” хәрби-патриотик клубы эшчәнлеге аркылы Россия гражданины шәхесен рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясен гамәлгә ашыручы “Застава” проектын тәкъдир итте.
Икенче квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Хафизова “А.П.Чехов. “Студент” хикәясен анализлау” дигән ачык дәрес үткәрде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Геннадий Метельков белән Марина Сторожева “Муниципаль туризмда яңалыклар” проектын тәкъдир иттеләр (тарихи белемнәр мәдәниятен формалаштыру чарасы булган туган якны өйрәнү һәм туризм).
Теоретик укыту буенча директор урынбасары, югары квалификация категорияле җитәкче Надежда Тарасова җыелучылар өчен “Укытуның актив формалары ярдәмендә укучыларның компетенцияләрен формалаштыру” темасына мастер-класс үткәрде.
Беренче квалификация категорияле математика укытучысы Елена Матвеева “Фракталлар” проектын тәкъдир итте.
Яшь педагоглар аграр колледж укытучыларына алар семинар нәтиҗәсендә алган бәяләп бетергесез тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйттеләр.