Лилия Кашапованың республика конкурсында уңышлы дебюты

2014 елның 15 марты, шимбә

«ФОРПОСТ»  җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) берләшмәләре үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Лилия Кашапова дипломант булды.  


– Мин проектны тапшырган вакыттан бирле  бер ел узса да, шулай уңышлы чыгыш ясавыма шатмын, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Лилия. – Узган яз бөтен кирәкле материалларымны җибәргән идем. Әлеге конкурс кысаларында узган елның май аенда  барлык катнашучылар жюри әгъзалары алдына үз проектларын тәкъдир иттеләр.  Эшемнең мөһимлеге “ФОРПОСТ” Үзәге эшчәнлегендә балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең катнашуыннан гыйбарәт.  Ул яшь гражданнарга уңай берләшмәләр булдыруда, холыкны чыныктыруда, лидерлек сыйфатлары тәрбияләүдә булыша. Аның бурычы – яшьләрне хокук бозуларны булдырмауда һәм җәмәгать тәртибен саклауда ирекле катнашуга тарту, шулай ук тискәре күренешләргә, сукбайлыкка һәм наркоманиягә каршы тору алымнарына өйрәтү.

  Лилия Кашапова сүзләренә караганда, “форпостчы”лар “Баланы юл аркылы чыгар”, “Без наркотикларга каршы” кебек төрле проектларны һәм акцияләрне тормышка ашыруда катнашалар. Хезмәт даны музее эшчәнлегендә дә актив катнашалар. Бу яшь буынга сугышларның героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән танышырга, яшьләрдә хәрби хезмәткәрләрнең фидакарьлегенә хөрмәт тәрбияләргә, Ватанны сакларга әзер торырга булыша.

–  Ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмыйбыз, якын араларда төрле чаралар үткәрергә ниятлибез, – дип сүзен тәмамлады дипломант кыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International