Хоккей турнирының җиңүчесе билгеле булды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

2014 елның 25 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр Алексеевск муниципаль районы башлыгы призына ир-атлар арасында алкалы  хоккей буенча турнир булып узды. Анда «Алексеевскдорстрой” ААҖ,  «Яшьләр», « Ромодан», “Юеш Көрнәле”, “Урта Тигәнәле”,  «Тат.Майна» командалары катнашты. 1-2нче урыннар өчен “Юеш Көрнәле” һәм “Урта Тигәнәле” командалары уйнады.

Финал уенында беренче туп бишенче минутта кертелде.

1нче период 1:0 исәбе белән Юеш Көрнәле файдасына тәмамланды.

2нче период 2:2 исәбе белән  тәмамланды.

3нче период 4:2 исәбе белән Юеш Көрнәле файдасына тәмамланды.  

  «Ромодан» һәм «Алексеевскдорстрой»ААҖ командалары җиңүгә ихтыяр көче күрсәткәннәре өчен бүләкләнделәр.

  « Яшьләр» командасы матур уйнаганы өчен бүләкләнде.

Иң яшь уенчы номинациясендә «Яшьләр”  командасыннан Салюков Алексей бүләкләнде.

Иң яхшы капитан номинациясендә   «Алексеевскдорстрой»ААҖ командасыннан Терентьев Дмитрий һәм «Ромодан» командасыннан Кудряшов Сергей бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International