2013 елда уку, иҗат спорт һәм башка юнәлешләрдә районыбызны 300дән артык егет һәм кыз данга күмде. Аларның педагоглары, залда утыручы ата-аналары әлеге мизгелнең тантанасын горурлык хисе белән аңладылар. Ә аларның тәрбияләнүчеләре котлауларны һәм районның бүгенге идарәче коллективлары вәкилләреннән бүләкләрне тыйнак кына кабул иттеләр. Араларында фестиваль лауреатлары да байтак булган артистлар тамашачыларына бик әйбәт кәеф бүләк итәргә тырыштылар. Аларның бу эшләре бик шәп килеп чыкты.
Фән олимпиадаларында, республика конкурсларында, фестивальләрдә, спорт бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм күп кенә башкалар районыбыз горурлыгы булып торалар.
Бу көнне 2013 елда район предприятиеләре һәм оешмалары арасында барган V Спартакиадада җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Анда «Алексеевскдорстрой»ААҖ, Аграр колледж һәм “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт унитар автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе спортчыларының чемпион булуын өстәп әйтәсе генә кала.
Шулай ук мәктәпләр, атап әйткәндә, Левашево, Ромодан һәм Юеш Көрнәле мәктәпләре дә аерылып тордылар.