– Хөрмәтле алексеевскилылар! Сезне чын күңелемнән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу көн саклаучыларыбызга – Россия Армиясенең барлык хәрби хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм хәрби хезмәт үзенә күрә бер мәктәпкә, бай тормыш тәҗрибәсе биргән мәктәпкә әйләнгән ир-егетләргә рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирә.
Җәмгыятьтә ир-егетнең роле һәрчак гаиләне һәм илне саклау-яклау белән бәйләнгән. Тарих агымы белән хәрби традицияләр, форма һәм корал үзгәрде, ләкин чын ир-ат сыйфаты һәрвакыт үзгәрешсез калды һәм кала: ихтыяр көче һәм җаваплылык гомер-гомергә – сугыш вакытында да, тыныч тормышта да бердәй кыйммәтле.
Ватанны төрлечә: кулга кылыч тотып кына түгел, ә үз талантың һәм хезмәтең белән Ватаныбызның куәтен һәм данын арттырып та сакларга мөмкин. Шушы иҗади хезмәттә ир-егетләребезгә уңышлар, шулай ук иртәгесе көнгә ышаныч телим. Һәркайсыбызның туган илебездә кадерен белерлек һәм сакларлык нәрсәсе (беренче чиратта балалары һәм оныкларының тормышы) булырга тиеш.
Тыныч тормышта да “Ватанны саклаучы” дигән югары исем һәр ир-егетнең йөрәгендә Ватанга горурлык һәм мәхәббәт хисе белән җавап кайтарсын иде!