Алексей Песошин: “Рейтинг – чагыштырмача зурлык”

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Хисап сессиясе башланыр алдыннан Алексей Валерьевич район үзәгенең соңгы өч ел эчендә калкып чыккан яңа микрорайонында булды. Просторная һәм Салих Баттал урамнарындагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм социаль ипотека программасында катнашкан кешеләр торак алган өйләрне карады.   Район башлыгы Владимир Козонковның озата баруында бистәнең төзелеш мәйданчыкларында булды, милеккә документлар рәсмиләштерелә торган күп функцияле үзәкнең эше белән танышты, сугышчы-интернационалистларның җәмәгать оешмасы тарафыннан булдырылган сугышчан дан музеенда Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар белән рәсемгә төште.

Владимир Козонков һәм кайбер депутатларның хисап чыгышларыннан соң Алексей Песошин хисап сессиясенә  йомгак ясаганда Алексеевск районының социаль-икътисадый үсеше турында үзендә ике төрле фикер тууын әйтте. Бер яктан, республика рейтинглары, анда районның күрсәткечләре югары түгел, икенче яктан – алексеевскилыларның барлык республика һәм федераль программаларда ирешкән уңышларын күрсәтүче саннар. Тагын шуңа өстәп, 5,5 млрд. сумлык тулай продукт. “Күрәсең, рейтинглар шулай да чагыштырмачадыр”, – диде сүзен йомгаклап Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы.

Хисап утырышы алексеевскилыларга Хөкүмәт бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International