“Россия чаңгы юлы-2014”

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Ярышлар Россиядә XXXII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында узды.  Чара тантаналы төстә – Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Артем Маркачев  һәм «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Павел Королев рәсми сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар һәм катнашучыларга уңышлар, күп вакытны чаңгыда уздырырга мөмкинлек бирәчәк кышкы һаваның матур булуын теләделәр.

Чаңгы спортын яратучылар бәйрәмендә барлыгы 170 бала һәм 64 олы кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International