Эш башланыр алдыннан 1нче, 2нче, 3нче Алексеевск, Биләр һәм Зур Полянка урта мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән колледж буйлап экскурсия үткәрделәр, аларга заманча җиһазларны, лабораторияләрне һәм компьютер сыйныфларын күрсәттеләр.
Колледжның актлар залында очрашуны ачуда сәламләү сүзләре белән әлеге уку йорты директоры Валерий Фадеев чыгыш ясады, ул укучыларга колледжны тәмамлаучылар ала торган һөнәрләр турында сөйләде. Болар – авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, повар-кондитер, икътисад һәм бухгалтерия исәбе, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, ПОП технологиясе.
Булачак студентлар алдында Казан дәүләт аграр университетының машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире Матяшин Александр Владимирович һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе патология һәм физиология кафедрасы мөдире Гыйльметдинов Рөстәм Якуп улы үз вузларын тәкъдир иттеләр, алар вузга керү шартлары турында җентекләп сөйләделәр. Шуннан соң балаларга өләшү материалы тапшырдылар, шул материаллардан алар аграр университетка һәм ветеринария академиясенә керү үзенчәлекләре турында беләчәкләр, шулай ук кирәкле документлар исемлеген өйрәнәчәкләр һәм уку йортларының таләпләре белән танышачаклар.
Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин форумда катнашучыларга ничек итеп уңышлы кеше булу турында сөйләде: “Үз карьераңны уңышлы кору өчен югары белем алырга кирәк, өстәвенә икътисадыймы яки юридикмы икәнлеге мөһим түгел. Педагогик, техник, авыл хуҗалыгы кебек вузлар тәмамлап та уңышлы кеше булырга мөмкин. Моны чын тормышта күрү өчен мисал эзләп ерак барырга кирәкми. Мәсәлән, республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, Хисап палатасы рәисе Демидов Алексей Иванович, район башлыгы Козонков Владимир Константинович, уңышлы фермер Гомәров Илшат Нургали улы Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнар”.
Әлеге чара төгәлләнеп килгәндә мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Казан кунакларына күп кенә сораулар юлладылар, алар ул сорауларга бик теләп җавап бирделәр.