Ул 1968 елда Кыр Шунталысы авылында туа, район үзәгендә сигезьеллык мәктәпне (хәзер 2нче Алексеевск урта мәктәбе) тәмамлый һәм СПТУда киң профильле тракторчы-машинист һөнәренә укый. Аннары “Красный восток” совхозына эшкә урнаша, анда нибары өч ел гына шофер булып эшләп кала – 1986 елның көзендә аны армиягә алалар.
Хәбибрахман Мәскәүнең чик буе отрядында хезмәт итә, ләкин отряд Ватаныбыз башкаласында түгел, ә Таҗикстанның Әфганстан белән чиктәш шул исемдәге районында урнашкан була. Казахстанда өйрәнү үзәгендә хәрби пехота машинасы механигы-йөртүчесе булырга укый. Үзенең “туган” Мәскәү чик буе отрядына кайткач, 1987 елның мартында үз часте белән Әфганстан территориясенә күчерелә – тышкы яктан чик буен саклый. Сүз уңаеннан әйткәндә, аның сугыш барган илдә хезмәт итүе турында абый-апалары гына белә – өлкән яшьтәге әти-әнисен борчуга саласы килми. Сер солдатның өенә кайтырга бер атна калгач кына ачыла.
– Анда җибәргәндә башымда үз бурычымны үтәргә барам, минем өчен бу бер сынау, дигән уй гына бөтерелде, – дип искә ала чирек гасыр вакыт узып киткәннән соң Хәбибрахман Равилов.
Аның заставасы Панджшер елгасы уртасында, Даркад ярымутравында урнашкан була. Ярты елдан соң ил эченә таба 100 чакрым ераклыкка китә һәм хезмәт итүен “Рустак” механикалаштырылган төркемендә дәвам иттерә, ул шул ук исемдәге шәһәрчектә урнашкан була. Хәбибрахман биредә гаскәрләрне чыгарганчыга кадәр хезмәт итә.
Ул механик-йөртүче булган хәрби пехота машинасы экипажы алдында транспорт колонналарын каплау һәм озата бару, солдатлар һәм командирларны күрше шәһәрләргә, заставаларга һәм блок-постларга ташу бурычы тора. Әфганстанда ике ел хезмәт итүе дәверендә аның 777нче номерлы машинасына 150 тапкырдан күбрәк Панджшер үзәне буенча хәрәкәт итүче колонналарны сакларга барырга туры килә.
– Елга берничә ай гына су белән тулган була иде, – дип сөйли Хәбибрахман Равилов, – аннары ул кибеп, сай сулы инешкә әйләнә һәм аның буйлап азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, ягулык, бронетехника төягән машиналар йөрде. Аларга һөҗүм итмәсеннәр өчен без калку урыннарга урнашып, юл участогын күзәтеп тора идек. Бервакыт без кирәкле районга чыгып, окоп казыдык, ә төнлә безгә ата башладылар. Аткан вакытта ут астына эләкмәс өчен без урнашкан урыныбызны алмаштыра ала идек. Шул чакта миңа техникага идарә итәргә генә түгел, ә бәлки автоматтан атарга да туры килде. Тирә-як күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, бары тик пулялар сызгырган тавыш кына ишетелә. Кая эләкте – шунда атасың. Пуляларның кайдан явуын күрә алсаң ярый ла, ул чакта утка таба ата башлыйсың. Ул төнне без сугыш кирәк-яракларының – яртысын, башка машиналар бөтенесен сарыф итте. Ә иртә белән кайткач, без торган җир белән янәшәдә генә снаряд эзләрен күрдек. Әгәр дошманнар югарырак алсалар, безгә тидергән булырлар иде. Гомумән, минем машинамдагы бәхетле җиделеләрем миңа бик нык булышты. Шундый хәл булды: аңлашылмаган сәбәп аркасында безнең урынга колоннаны озата барырга башка машина чыкты. Ул ахырдан барган һәм шартлаткыч матдәгә эләгеп шартлаган: әллә инде курстан бераз тайпылган, әллә шартлаткыч шулай программалаштырылган булган, ләкин башка машиналар исән-имин узып киткәннәр, ә ул уңышлы гына үтеп китә алмаган – экипаж контузия алган. Ләкин егетләр шул хәлдә дә чылбырны урында алмаштыра, якындагы постка барып җитә алалар, бары тик шул чакта гына вертолет килеп алып, госпитальгә озата.
Әфганстанда ике ел хезмәт иткәндә Хәбибрахман Хафиз улының үз холкын сынап карау өчен мөмкинлек бирелгән очраклар күп була: болар – түзеп булмаслык эсселек, ул хәрби машинада тагын да көчәя; әфган җиле, аның аркасында юллар күренми; коеп яуган яңгырлар, полкташларының яралануы, даими төстә курку хисе биләп тору... 1988 елның көзендә әфган җиреннән чыгучы беренче партияне уңышлы озата барганы өчен ул “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.
– Аннан мин үтәлгән бурычым өчен горурлану хисе белән киттем. Шунысы үзенчәлекле: базабызны калдырып киткәннән соң өч сәгать узгач, мөҗәһитләр шунда һөҗүм итәләр һәм бөтен милекне үзләренә җыеп алып, әфган армиясе солдатларын кырып бетерәләр, ә анда автомобильләр, инструментлар запчастьлар һәм күп кенә башка әйберләр була. Истәлеккә үзем белән снаряд кыйпылчыгы һәм киптерелгән чаян алдым (хәзер алар сугышчан дан музеенда сакланалар).
1989 елның 13 февралендә Хәбибрахман Равилов Әфганстаннан соңгы солдат булып диярлек китә. Өч көннән туган җиренә кайта, анда аны Татарстанның башка “әфганчы”лары белән бергә тантаналы төстә аэропортта каршылыйлар, һәм аның өчен тыныч тормыш башлана...
Хәзер гаиләсе һәм эшеннән тыш ул җәмәгать тормышы өчен дә вакыт таба: сугышчан дан музеен булдыруда актив катнашты, Әфганстан һәм Чечня ветераннары җәмгыяте эшчәнлегенә бөтен күңелен бирә, батырлык дәресләрендә укучылар белән очраша. Ә быел яз ул армиягә улы Арысланны озатачак һәм үзенең интернациональ бурычын үтәгән урыннарны яңадан күрү өчен кайчан да булса Әфганстанга барачагына (ләкин бу юлы инде турист булып) өметләнә.