Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Багышланган II студентлар форумы булып узды
2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
– Актлар залында тантаналы ачылышта колледж директоры Валерий Фадеев котлау сүзе белән чыкты: “Искиткеч матур, кояшлы, салкын көндә без сезнең килүегезгә рәхмәт әйтәбез. Проектлаштыру гражданлык җәмгыяте үешен тәшкил итүче мөһим нәрсә булып тора.Укып һәм эшләп, без теләсәк-теләмәсәк тә социаль проектларны тормышка ашыруда катнашабыз. Бүген без студентларыбызның проектларын тәкъдим итәбез һәм аларның асылын ачып бирергә тырышачакбыз. Бу проектлар безнең өчен бик мөһим, чөнки без бу юнәлештә беренче адымнарны гына атлыйбыз әле. Кунакларга да фикер алышырга мөмкинлек туар, форум дусларча аралашу һәм фикер алышу өчен әйбәт мәйданчык булыр”, – дип билгеләп үтте ул. Шуннан соң форумда катнашучылар: колледжда укучылар, “Аграр яшьләр” яшьләр берләшмәләре, “Бердәм Россия яшь гвардиясе” активистлары, колледжның волонтерлар хәрәкәте вәкилләре, “ФОРПОСТ” хокук саклау хәрәкәте, Алексеевск православ яшьләре, яшьләр белән эшләү бүлеге активистлары, Казан шәһәре вузлары студентлары һәм аспирантлары дүрт секциядә катнаштылар.“Булачак студентларның гомуми белемнәрен формалаштыру чарасы булган студентларның проект эшчәнлеге”, “Укучыларны уңышлы гомумиләштерү факторы булган социаль үзара бәйләнеш компетенциясен камилләштерү”, “Муниципаль туризмда яңалык”, “Патриотизм” хәрби-патриотик клубы эшчәнлеге аша Россия горажданы шәхесен рухи-әхлакый үстерү Концепциясен гамәлгә ашыру” исемле секцияләр барышында хәзерге студентлар алдында торучы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Форумга йомгак ясап, Николай Чурин җыелучыларга бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле көн өчен рәхмәт әйтте. Районда яшьләр белән эшләнә торган эш турында сөйләде һәм чит ил кунакарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук аларны җәй көне “Кыңгырау чыңы” фестиваленә һәм “Чишмәле җәннәт” бәйрәменә чакырды.
“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина студентларны бәйрәм белән котлады һәм аларга студент елларын файдалы итеп үткәрүләрен теләде. Ул балаларга шулай ук 25 гыйнварда старт алган “Сәяси завод” турында да сөйләде һәм аларны әлеге проектта катнашырга чакырды.
Әзербәйҗаннан юридик факультет студенты Парвиз Ходжиев: “Сишәмбе көнне мин фәнни конференциягә китәргә тиеш идем, ләкин мине форумга чакырдылар. Мин Алексеевскига килмичә булдыра алмадым, чөнки былтыр мине ничек җылы һәм эчкерсез каршылауларын хәтерлим әле. Бу юлы тагын да яхшырак булды, чөнки мин катнашкан секциядә инглизләрдә, русларда һәм татарларда чәй эчү йоласы турында сөйләделәр. Бик күп нәрсәләрне белдем һәм егетләр белән дә яхшы аралаштым”, – дип әйтеп китте.
Колумбияле Отмар Умберто Хаймес Флорес: “Алексеевск районына чираттагы килүем мине бик нык сөендерде. Әгәр былтыр мин кар тавында беренче тапкыр шуган булсам, бу юлы исә рус коралы белән таныштым – ватанпәрвәрлек турында сүз барган “Застава” секциясендә Калашников автоматын сүтеп җыйдым”, – диде ул.
Инде өч ел рус телен өйрәнүче һәм Казанда укучы кытай кызы Фаньюй Ши, “Миф” секциясендә катнашып, аралашуына бик шат булуын һәм фракталларның нәрсә икәнен белүен әйтте:
–Миңа Алексеевск студентлары белән аралашу ошады, мин аларга үзем, Россиядә яшәп, нәрсә белән шөгыльләнүем турында сөйләдем, Универсиада турында сөйләштек, контактлар алмаштык. Яшьләр проектлары турында да фикер алыштык. Ләкин миңа иң ошаганы фәндә нәрсәнең дә булса состав өлеше буларак файдаланылучы фракталларны бергәләп ясавыбыз ошады.
Бу көнне студентлар районда туризмны үстерү турында да сөйләделәр.
Соңыннан студентлар җылы кабул иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр: “Безгә сездә бик ошады. Без әле тагын очрашырбыз, дип уйлыйбыз һәм чит илдән яшьләрне тагын да күбрәк алып килербез. Форумга килгәндә, ул файдалы булды, чөнки яшьләр бөтен җирдә бертөрле, аларның проблемалары да бер үк”, – дип фикерләрен уртаклашты Кыргызстаннан килгән Данияр Иманалиев. Форум катнашучыларга сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшыру, колледж студентлары әзерләгән зур булмаган концерт белән тәмамланды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Алексеевск районында «Единство талантов» муниципаль үзешчән иҗат конкурсына старт бирелде
Чара Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, бу төрле милләт кешеләре арасында дуслык һәм татулыкның кыйммәтен ассызыклый.
Алексеевск районында язгы кыр эшләре кыза бара
Алексеевск муниципаль районы хуҗалыкларында язгы чәчү кампаниясе дәвам итә.
22
апрель, 2026 ел
Декларация кампаниясе тәмамланганчы-атнадан бераз артык
3-НДФЛ декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк, ә салымны 15 июльгә кадәр түләргә кирәк.
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү башланды
Ил Президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте – ул 21 апрельдә башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз